Зәй офыклары

Терлек азыгы җыйнау техникалары әзерме?

Печәнгә төшәр чак та җитеп килә. Бүген Зәй районы хуҗалыкларында елдагыча терлек азыгы әзерләү техникасын (чапкыч, җыеп пресслап баручы, терлек азыгы әзерләү комбайннары) кабул итү һәм терлек азыгы сакланачак урыннарны карау оештырылды.

Эш  “Зәй шикәре” агрофирмасы җитештерү комплексларыннан башланды.  Комиссия эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Агрокөч” акционерлык җәмгыятеннән вәкилләр һәм җаваплы затлар катнаша.
Разиф Кәримов  комбайнчылар, механизаторлар, белгечләрне сәламләп, эшчәнлекләренә югары бәя бирде,  язгы кыр эшләрендә тырыш хезмәт куюларына рәхмәт сүзләре җиткерде. Аның игътибарыннан механизаторларны стимуллаштыру да читтә калмады. 4 терлек азыгы әзерләү комлексы да тотрыклы эшләсә, барлык мәйданда  10-12 көндә беренче кат чабуны төгәлләү  бурычын куябыз, ди район башлыгы.
Комиссия әгъзалары техникаларның эшкә әзерлек дәрәҗәсен билгели.  Кабул итү барышында хезмәтне саклау, хезмәт өчен түләү шартлары исәпкә алына, сенаж базлары һәм ындыр табаклары торышы карала. Механизаторлар белән аралашуда  терлек азыгын сыйфатлы итеп әзерләүгә аеруча басым ясала.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: