Зәй офыклары

Терлек азыгы әзерләү техникаларың ни хәлдә?

Район хуҗалыкларында печәнгә дә төшәр чак җитеп килә. Бу уңайдан җитештерү комплексларында бүгенге көндә терлек азыгы әзерләү техникаларын (чапкыч, ваклагыч, җыеп пресслап баручы, терлек азыгы әзерләү комбайнары) хәстәрләү бурычы тора.

-Районның барлык җитештерү комплексларында терлек азыгы әзерләү техникалары үз вакытында яхшы итеп әзерләнә, - ди авыл хуҗалыгы  идарәсенең механизация буенча консултанты Марсель Рәхмәтов.
Шул рәвешле май ахырында терлек азыгы әзерләү техникаларының, сенаж траншеялары әзерлеген, печән, силос, сенаж әзерләү буенча эш планы, хезмәтне саклау буенча  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Агрокөч” акционерлык җәмгыяте, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән махсус  комиссия эшләячәк. Конкурс  барышында үз вакытында һәм сыйфатлы итеп терлек азыгы әзерләгән механизаторларны стимуллаштыру турында да сүз булачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: