Зәй офыклары

Терлекчелек тармагы торышы ни хәлдә?

Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның 8 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясауга багышланган киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

 Нәҗип Хаҗипов     семинарда катнашучыларны  агымдагы  елның 8 айлык  эшенә  йомгаклар  белән  таныштырып, чыгышында сөт, ит җитештерү,  шулай  ук    терлекләр  баш санын  саклап  калу  мәсьәләләренә игътибар юнәлтте.  
Бүгенгә  республика территориясендә  эре  мөгезле  терлекләр  саны    721,5 мең  баш  исәпләнә,  шуларның   242,5 мең башы - савым сыер. Зәй районында исә агымдагы елның 1 октябренә 16780 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Алдагы ай нәтижәләре белән чагыштырганда, мөгезле эре терлек баш саны  145 (узган елга карата 1002) башка ким. Сыер малларынын баш саны - 5117, бу күрсәткеч узган айга карата 105 (узган елга карата 264) башка ким.
Авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан агымдагы  елның  8 аенда  республикада  915,6 мең  тонна  сөт (104 процент),  265,6 мең  тонна ит    җитештерелгән (102 процент).
 Министр урынбасары  сүзләре буенча,  ел  башыннан алып  республикада  8 августка авыл  хуҗалыгы оешмалары һәм крестян-фермер хуҗалыкларында  тәүлеклек  тулаем  савым  3949 килограмм булган, бу  узган  елның  шушы  чорына  карата    104 процент тәшкил  итә.  
Зәй районында исә агымдагы елнын 8 аенда 20505 тонна сөт житештерелгән, бу узган ел дәрәҗәсендә. Ит исә 2320 тонна җитештерелгән, узган ел белән чагыштырганда бу  100 процент тәшкил итә. Район буенча тәүлеклек тулаем  савым  77,1 тонна, 1 баш сыерга 15 килограмм сөт туры килә.
«Зәй» сөт җитештерү  комплексы буенча тәүлеклек тулаем  савым – 38, 1  (1 баш сыерга 16,1 килограмм сөт), «Таң» сөт җитештерү комплексында  35, 8   тонна (1 баш сыерга 13,7 килограмм сөт) тәшкил итә.
Терлекләрне ясалма орлыкландыру - бүгенге вазгыять. Киңәшмә  барышында    шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда   ясалма  орлыкландыруның  мөһимлеге  турында  бәян ителде.   Бу үз чиратында     эре  мөгезле  терлекләрнең  нәсел һәм токым сыйфатын  яхшыртырга  мөмкинлек  бирә һәм сәламәт   терлекләр  булдыруда  профилактикалауның  төп  чарасы  булып  тора.
Шунысы игътибарга лаек, агымдагы елның октябрь аенда республика районнары авыл  хуҗалыгы  оешмалары җитәкчеләре  һәм баш  зоотехниклары  өчен    сөтчелек  фермаларында  терлекләрне тукландыру  мәсьәләләре  буенча  укулар    оештырылачак.     

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: