Зәй офыклары

Терлекләрне идентификацияләү башлана

“Ветеринария турында” закон нигезендә, 2021 елга Россиядә мөгезле эре терлекләр идентификацияләнергә тиеш. Илнең 21 төбәгендә бу эш башкарылган инде. Бу көннәрдә Татарстанда да мөгезле эре терлекләрне идентификацияләү башлана.

Бүген шунысы билгеле, эпидемияләрне күпчелек очракта маркаланмаган һәм исәптә булмаган  маллар китереп чыгара.     Димәк, идентификация  йогышлы авырулар таралуын булдырмау, шулай ук андый чирләрнең чыганакларын ачыклау максатында эшләнә.
Идентификация ул  мал-туарга идентификация саны теркәп аны исәпкә кую системасы.  Ул бирка, чип, муенса, санлаштырылган код, тавро, татуировка булырга мөмкин.
Система түбәндәгечә эшли: хайванга бирка яки чипта язылган бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән уникаль номер бирелә. Ахыргы теркәүне район ветеринария хезмәте башкара.  Хайван хуҗасы терлекләрнең баш санын һәм конкрет терлек буенча ветеринария чаралары тарихын электрон базада карый ала.
Татарстанда пилот районнар буларак Арча һәм Балтач районнары сайланган. Хәзерге вакытта анда ветеринария хезмәтләре белгечләрен укыту алып барыла, программа продуктын гамәлгә кертү буенча оператор буларак  “РИВЦ” АҖ билгеләнгән. Ул персоналны укыту һәм программа продуктын кертү, шулай ук уникаль номерлы биркалар белән тәэмин итү белән шөгыльләнә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: