Зәй офыклары

Терлекләрне кышлату барышы күз уңында

Зәйдә кышкы чорда терлекләрне кышлату барышы район җитәкчелегенең ныклы контролендә. Район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район бүлекчәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре белән берлектә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендәге эш барышын тикшерде.

Рейдка 11 объект кертелеп, ул  “Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең товарлыклы-сөтчелек  комплексыннан  башланды. Алга таба   объектларны караучылар "Восток" агрофирмасының "Үрнәк" (Сарсаз-Баграж авылы), "Игенче" (Дүрт-Мунча), "Тукай" (Куш-Елга), "Зәй"  агрофирмасының  "Ялкын" (Әхмәт), "Алга" (Карман), "Нур" (Аксар), "Шепкә" бүлекчәләрендә булдылар. Аннан соң  Разиф  Кәримов, агрофирма җитәкчеләре һәм белгечләре белән берлектә, «Заман», «Родина», «Сәвәләй» (Поручик, Чыбыклы) бүлекчәләрендәге эш торышын карады. Гомумән алганда, район җитәкчеләре һәм белгечләр бүлекчәләрдә дә терлекләрне кышлатуның барышы, савым сыерларны асрау һәм ашату технологиясе үтәлеше, яшь терлекләрнең сакланышы, мөгезле эре терлекләрне симертү комплексларының эше белән таныштылар. Һәм тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, һәр объект буенча аерым бурычлар  билгеләнде.
Мондый рейдлар алга таба да дәвам итәчәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: