Зәй офыклары

Терлекләрне кышлату ничек бара?

Терлекләрне кышлату дәвам итә. Бу эш барышы, тулеам алганда, малларны исән-имин кышлату һәм салкын чорда алардан югары күләмдә продукция алу район җитәкчелеге игътибарында. Район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрофирмалар һәм район ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә, бу уңайдан атна саен диярлек авыл хуҗалыгы оешмаларында була.

Чираттагы шундый эшлекле сәфәр "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте товарлыклы-сөтчелек  комплексыннан башланды. Район башлыгы биредә сөт җитештерү һәм биналар торышы, тулаем алганда терлек объектлары биләмәләре мәсьәләләре буенча җитешсезлекләрне атады. "Бура-Киртә" сөтчелек фермасы, Дүрт-Мунча, Куш-Елга товарлыклы-сөтчелек  комплексларында сүз агымдагы елның беренче кварталында терлекчелек эше перспективалары турында барды.
Әлеге хуҗалыклар зообелгечләре әйтүенчә, алга таба сөт җитештерү темпы артачак. Моның өчен шартлар һәм мөмкинлекләр бар: биналар, терлек азыгы базасы  яхшы, 300 баш тана бозауларга тора. Район җитәкчелеге тарафыннан  рәхмәт сүзләре аеруча  "Бура-Киртә" товарлыклы-сөтчелек  комплексы мөдире Олег Кузьминга әйтелде.  Биредә бер сыердан тәүлегенә 17 килограммнан артык сөт савыла.
Алдагы объектлар Югары Шепкә товарлыклы-сөтчелек  фермасы,  Чыбыклы һәм Сәвәләй товарлыклы-сөтчелек  комплекслары булды. Соңгысында сыерларның продуктлылыгын арттыру буена тәкъдимнәр әйтелде. Биредә булган сыер малы белән максатчан эшләү кирәк.
Разиф Кәримов Карман, Сарсаз-Баграж фермалары эшчәнлегеннән аеруча канәгать калды. Биредә бозаулар үстерүдә яхшы күрсәткечләр бар: тәүлеклек үсеш 820 грамм һәм аннан  артык тәшкил итә. Югары Мәлем фермасы коллективына  бу мәсьәләдә эшлисе бар әле.   Район башлыгы игътибарыннан “Поручик” симертү комплексы да читтә калмады. Ул  әлеге комплекста хезмәт куючылар  белән фикерләшүдә коллектив эшнең оптималь вариантын өстенлекле итә, алар өчен  агымдагы ел уңышлы булачак, диде.
Кыскасы, рейд барышында терлекчелек фермаларының санитар торышы, терлекләрне карау һәм ашату технологиясе,  терлекләрне үрчетү һәм кышлату, сөт җитештерүчәнлек мәсьәләләре белән танышылды. Район башлыгы Разиф Кәримов җаваплы затларга  мөгезле эре терлекләрне ашату һәм терлекчелек продуктларын сату вакытында барлык технологик процессларны үтәргә кирәклеген тагын бер кат искәртте, агымдагы чорга планнар билгеләде.
– Район 2019 елда лейкозлы сыерлардан арынды. Сыерларның баш саны кимүгә карамастан, бер сыердан тәүлеклек савым бер килограммга артты. Шунысы игътибарга лаек, агофирмалар бүгенге көндә сөтне экстра сорты белән сата, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Агымдагы елның 1 гыйнварына хуҗалыкларда барлыгы 15 778 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, узган елдан ул 2036 башка кимрәк. Сыер малы исә 4554 баш, узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 543 башка  кимрәк.
Барлыгы 28 948 тонна сөт, 3292 тонна ит җитештерелгән, 6433 баш бозау алынган. Соңгысы узган ел белән чагыштырганда 543 башка күбрәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: