Зәй офыклары

Терроризм турындагы ялган хәбәр тараткан өчен җаваплылык катгыйланды

Зәй шәһәр прокуратурасы террорчылык турында ялган хәбәр тараткан өчен җинаять җаваплылыгы катгыйлану турында хәбәр итә. Элек мондый төр җинаять өчен 200 мең сум штраф яисә 18 айлык хезмәт хакы күләмендә түләү һәм өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралса, агымдагы елның май аеннан Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 207 маддәсе 2...

Зәй шәһәр прокуратурасы террорчылык турында ялган хәбәр тараткан өчен җинаять җаваплылыгы катгыйлану турында хәбәр итә. Элек мондый төр җинаять өчен 200 мең сум штраф яисә 18 айлык хезмәт хакы күләмендә түләү һәм өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралса, агымдагы елның май аеннан Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 207 маддәсе 2 нче бүлеге нигезендә террорчылык турында ялган хәбәр тараткан өчен 1 миллион сумга кадәр штраф яки 18 айдан өч елгача хезмәт хакы күләмендә түләү билгеләнә, биш елга кадәр иректән мәхрүм итү куркынычы яный.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: