Зәй офыклары

Терроризм белән бәйле җинаятьләргә җәза катгый

Терроризм белән бәйле булган җинаятьләргә Россия Федерациясе Җинаять кодексы нигезендә 2 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы карала. Моннан тыш, кешеләр үлеменә китергән терактларны кылучыларга, шундый максат белән өйрәнүләр үтүчеләргә, террористик берләшмәләр оештыручыларга, дәүләт эшлеклесе тормышына куркыныч тудыручыларга (Җинаять кодексының 205нче маддәсе 3нче бүлеге, 205.1 маддәсе 4нче бүлеге,...

Терроризм белән бәйле булган җинаятьләргә Россия Федерациясе Җинаять кодексы нигезендә 2 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы карала. Моннан тыш, кешеләр үлеменә китергән терактларны кылучыларга, шундый максат белән өйрәнүләр үтүчеләргә, террористик берләшмәләр оештыручыларга, дәүләт эшлеклесе тормышына куркыныч тудыручыларга (Җинаять кодексының 205нче маддәсе 3нче бүлеге, 205.1 маддәсе 4нче бүлеге, 205.4 маддәсе 1нче бүлеге, 277 маддәсе буенча) гомерлеккә иректән мәхрүм ителү җәзасы билгеләнергә мөмкин. Терроризм белән бәйле булган җинаятьләргә җәза бирүдә йомшартулар кулланылмый, шартлы хөкем карары чыгарылмый. Моңа өстәп, йөкле булу яисә яшь баласы булу сәбәпле, җәза үтәүне кичектереп тору каралмый. Теракт ясауда яисә аңа булышлык итүдә катнашучылар, кемне дә булса тоткынлыкка алу (захват заложника) җинаяте кылучыларга вакыт үтү белән бәйле дигән төшенчә кулланылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: