Зәй офыклары

Терроризм кешелек өчен куркыныч

Шәһәребезнең 1нче мәктәбе VIII сыйныф укучыларына «Терроризм кешелеккә куркыныч яный» темасы буенча диспут-дәрес узды.

Аны туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре оештырды. Алар укучыларга  “терроризм”, “террорист” төшенчәләренә аңлатма бирде, теракт куркынычы булганда,  үзеңне ничек тоту кирәклеге турында сөйләделәр. Чара ахырында укучылар теракт куркынычы булганда, шартлаткычлар табылганда һәм бу очракта үзеңне ничек тоту буенча мәглүмат биргән стена газетасы әзерләде. Шул рәвешле чарада катнашучылар толерантлык, бер-береңне хөрмәт итү һәм уяу булу,  терроризмны булдырмауның мөһим аспектлары, дигән нәтиҗәгә килделәр.

Алсу Шагабиева, туган як тарихын өйрәнү музееның кече фәнни хезмәткәре.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: