Зәй офыклары

Терроризм һәм экстремизмны профилактикалауда китапханәләр роле

Республикада, шул уңайдан Зәйдә 3 сентябрьдән Татарстан Президенты карары белән расланган "Экстремизмга – юк!" айлыгы башланды. Ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Айлык уздыру милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны кисәтүдән гыйбарәт һәм бу чорда оешма-учреждениеләрдә күп төрле чаралар оештырыла. Бүген әлеге айлык кысаларында Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә “Терроризм һәм экстремизмны профилактикалауда китапханәләр роле” дигән темага семинар узды. Аңа район-шәһәр китапханәләре китапханәчеләре чакырылды. Халык күп була торган объектларда гадәттән тыш хәлләр очрагында персоналның тиешенчә эш итүе алшарт.
Китапханәләр исә  халык белән эшли торган тармак: бу теманың семинарда өстенлекле  булуы урынлы.
Семинар эше ашыгыч  медицина ярдәме күрсәтү белгечләре чыгышы белән башланды. Алар күрсәтмә материаллар белән ничек итеп беренчел ашыгыч ярдәм күрсәтүне бәян иттеләр.
Китапханәчеләргә янгын куркынычсызлыгы буенча белгеч Мөсәвир Гыйзәтуллин чыгышы да бик урынлы булды. Семинарда катнашучыларга интернет челтәрендәге мошенлыклык очраклары буенча мәгълүматлар һәм  күрсәтмәләр бирелде. Китапханәнең хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Регина Комарова исә террор акты булганда үзеңне ничек тоту кирәклеге, бинадан кешеләрне эвакуацияләгәндә персоналның эш тәртибе, аерым алганда терроризм һәм экстремизмны профилактикалаудагы  китапханәләр ролен бәян итте.
Ашыгыч  медицина ярдәме күрсәтү, янгын куркынычсызлыгы һәм башка белгечләр үз  чыгышларыннан соң  китапханәчеләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: