Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

«Түгәрәк уен» Бөтенроссия фестивалендә Дүрт-Мунчаның “Тугай” коллективы беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде

29 августта Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале узды. Әлеге чарада Россия төбәкләреннән фольклор коллективлар һәм башкаручылар катнашты.

 

Зәй районыннан Дүрт-Мунча мәдәният йортының “Тугай” фольклор коллективы катнашып,  "Фольклор-этнографик коллективлар" номинациясендә беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

“Тугай” коллективы 2000 елдан эшләп килә, аның  җитәкчесе – Дүрт-Мунча мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова.

“Коллективка 17 кеше йөри, керәшен халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау, аларны халыкка җиткерү буенча зур эш алып барабыз. Без  башлыча үзебезнең җирле халык иҗат иткән борынгы җырларны башкарабыз. Әле күптән түгел Дүрт-Мунчада фольклорчы-галим Геннадий Макаров җитәкчелегендә белгечләр булып,  коллективыбызны бик ошатып киттеләр һәм Казанда үткән “Түгәрәк уен”да да Геннадий Михайлович безне мактап алды”, -ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Люзирә Гайфуллина.

 "Түгәрәк уен" фестивалендә тугайлылар "Кабан көе" җырын башкарды. Коллектив р "Итек басу","Пасха", "Покрау бәйрәме", "Кач Ману", “Чишмә бәйрәмнәре” кебек халык бәйрәмнәрен тамашчыларга җиткерәләр.

-“Тугай” коллективына алмаш әзерлибез. Яшь буынны борынгы җырларны өйрәтү өстендә эшлибез, - ди Люзирә ханым.

Тугайлыларны җиңүләре белән котлап, алга таба тагын да югарырак үрләр яулауларын, уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев