Зәй офыклары

Үткәннәрне барлап, алга карап

Районда халык җыеннары дәвам итә. Узган җомгада аларның чираттагысы Якты Күл, Сәвәләй, Түбән Биш, Югары Пәнәче һәм Дүрт-Мунча авыл җирлекләрендә узды. Соңгы ике җирлектә узган җыеннарда район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты.

2019 елның беренче яртысында башкарылган эшләргә йомгак ясау, җирлек биләмәләрен үстерү буенча бурычлар билгеләүгә багышланган халык җыеннары ике җирлектә дә халыкның активлыгы белән узды. Җыен башланганчы халык районнан килгән халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-учреждение вәкилләре белән аралашты.
 
Югары Пәнәчедә узган җыенда залда җыелган күпчелек халыкны хатын-кызлар тәшкил итте. Моны Илнар Хафизов та абайлап алып: “Ир-егетләр урып-җыю эшләрендәдер инде”, - дип, сөйләшүне районда барган әлеге мөһим кампаниядән башлады.
 -Зәй республикада бөртеклеләрнең тулаем җыемы, уңыш буенча агымдагы елда да  лидерлык тота, тиз көннәрдәшикәр чөгендерен алырга да керешәчәкбез,  - дип урак барышы турында саллы  сөйләп, аңа кагылышлы  шактый мәгълүмат бирде ул.
 Аннан  җыенда катнашучыларны районның агымдагы елның беренче яртысында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды.
-Район тотрыклы үсештә, барлык тармакларда позитив динамика күзәтелә, -дип һәр тармакка аерым кагылып узды.
 
Җирлек башлыгы Мөнир Туктаров   агымдагы елның беренче яртысында җирлектә башкарылган эшләрне бәян итеп, үзара салым акчаларының нинди максатларда тотылуын тәфсилләп аңлатты:
- Үзара салым җыю программасы 2014 елда гамәлгә кертелгән иде. Үткәрелгән референдумлар карарларына нигезләнеп 2014-2015 елларда – 200, 2016-2018 елларда – 300, 2019 елда исә 500 сум күләмендә үзара салым акчасы җыелды. Биш ел эчендә авыл җирлегендә халыктан җыелган  сумма,  республикадан артып килеп, 3 миллион 302,5 мең сум булды, аңарга күп кенә эшләр башкарылды, -дип башкарылган эшләргә киңрәк тукталды.
Республикада төрле программалар эшләп килә, шул программалар нигезендә Бура-Киртә авылында яңа күпфункцияле үзәк -  клуб сафка басты, җирлектә шундый заманча ике авыл клубы булачак хәзер. Җирлек башлыгы моның өчен район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Илнар Хафизов игътибарыннан мәктәпләр эшчәнлеге дә читтә калмады.  Кадер мәктәбе директоры эшчәнлегеннән аеруча канәгать  булуын белдерде ул.

Югары Пәнәче башлангыч мәктәбендә агымдагы уку елында тугыз малай-кыз укыячак.
 Илнар Хафизов җыен ахырында Югары Пәнәче җирлеге башлыгы Мөнир Туктаровны районда абруй казанган җирлек башлыкларының берсе дип, алар эшчәнлеген бәяләгән критерийларны әйтеп узды, алга таба да шулай халык мәнфәгатьләрен алга куеп эшләргә чакырды.  
Дүрт-Мунча җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков та җыенда халык алдында  быелның беренче яртысында җирлектә башкарылган эшләргә тулы хисап тотты.
-Биш ел эчендә үзара салым акчасына безнең җирлектә 3 миллион 580 мең сумлык эш башкарылды. Шуның 716100 сумы - халыктан җыелган сумма. Тулаем алганда  җирлектәге эшләрне башкаруда үзара салым җыюдан кергән керем бик зур ярдәм итә, - ди Радик Ситдыйков.
Җирлек башлыгы хисабыннан күренгәнчә, җирлек программалардан кыю файдалана.  Радик Ситдыйков форсаттан файдаланып, күңелен борчыган проблемаларны да җиткерде.
-Халыкка каралты-кура тирәсен, ындыр артларын, койма буйларын чиста тотарга кисәтүләр ясалуга карамастан, кайбер хуҗалыклар бу эшкә игътибар бирмиләр. Бакчаларын тигәнәк, кычыткан басып бетерде. Махсус карар нигезендә  хуҗа биләмәсен чүп-чардан һәм чүп үләннәреннән даими чистартып торырга тиеш. 7 хуҗалыкка, элеге карарны үтәмәү сәбәпле, кисәтү бирелде һәм штраф салынды, -диде җирлек башлыгы.
Җыенда җирлеккә караган социаль объектлар эшчәнлеге игътибардан читтә калмады. Халык исә авылда интернет начар эшләүдән зарланды.
 Һәр ике авылда узган җыеннарда авыл халкының эшлеклелек активлыгын үстерү мәсьәләсенә басым ясалды. Бу уңайдан авыл хуҗалыгы идарәсеннән килгән вәкил Марсель Рәхмәтов чыгышы тыңланды. Илнар Хафизов әлеге җәһәттән эшне тагын да активлаштырырга, халыкны программалардан кыю файдаланырга  чакырды.
Җыен ахырында Илнар Фәнилович халык белән аралашты, аларның гозер-үтенечләрен тыңлады.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: