Зәй офыклары

“Тоннель” операциясе барышында 25 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган

23 октябрьдә Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 40нчы километрында “Тоннель” оператив-профилактик чарасы узды.

 

Аның барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 25 очрагын ачыклаган. Алар арасында ике җитди хокук бозу очрагы бар.

 

Бер машина йөртүче идарә хокукыннан башка машина руле артына утырган, икенчесе үзе белән кулында идарә итү хокукы булмаган килеш техник транспорт белән идарә иткән.
ОСАГО таләпләрен бозып, транспорт чаралары белән идарә иткән өчен, 15 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Бер машина йөртүче куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозып идарә иткән, берсе - тышкы ут приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозган, берсе - үзе белән машина йөртү таныклыгы булмаган килеш идарә иткән. Ике йөртүче таләпләргә туры китерми йөк ташыганда һәм 3 машина йөртүче транпортларында ут үткәргече көпчәкле транпорт чараларында куркынычсызлык техник регламенты таләпләренә туры килмәве өчен җаваплыллыкка тартылган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: