Яңалыклар

“Тоннель» операциясе барышында 25 кагыйдә бозучы ачыкланды

Зәйдә юл хәрәкәтен контрольдә тоту буенча уздырылган чара кагыйдә бозучыларның шактый булуын ачыклады.

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Чаллы – Зәй – Әлмәт юлының 41нче километрында (халык телендә заслон)  Зәйнең ЮХИДИ хезмәткәрләре “Тоннель” операциясе үткәрде. Әлеге урын еш кына аварияләр килеп чыгу сәбәпле аеруча борчу тудыра. Операция нәтиҗәсендә саклык каешларын эләктермәгән өчен - 6 кешегә, яктылыкны кире кайтаручы элементларсыз йөргән - 2 җәяүлегә, техник яктан төзексез транспорт белән юлга чыккан автобус йөртүчегә, дәүләт теркәве номеры начар күренүче 15 машина йөртүчегә, алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыручыга һәм башка юл кагыйдәләрен бозучыларга (барлыгы 25 кеше) беркетмәләр төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Тоннель» операциясе барышында 25 кагыйдә бозучы ачыкланды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар