Зәй офыклары

Торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча кабул итүләр үтә

30 майда “Бердәм Россия” сәяси партиясе рәисе Д. А. Медведевның төбәк җәмәгать кабул итүе пунктында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7 йорты адресы буенча) көндезге сәгать 2дән 5кә кадәр, гражданнарны торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча кабул итүләр була.

Кабул итүләрне Татарстан Республикасы буенча “Россия пенсионерлар союзы” идарәсе рәисе Л. Н. Мишина, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Н. В. Бутаева, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе И. А. Гыйниятуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы С. А. Крайнов үткәрә.
 Зәй районында яшәүчеләр Казанга кабул итүләргә бара алмаган очракта, сорауларны алдан 7-30-94 номеры аша бирә алалар.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: