Зәй офыклары

Тормыш сагында сез гомергә...

Медицина хезмәткәрләре көне 1980 елдан башлап рәсми рәвештә июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Авыруларның аякка басуы, тулы тормыш белән кабат яши башлавы табибларның сәләтенә, талантына бәйле. Ә менә сез табибларга, медицина хезмәткәрләренә еш мөрәҗәгать итәсезме? Аларның кайсыларына һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан форсаттан файдаланып, рәхмәт сүзләрен ирештерер идегез? Сораштыруыбыз шул хакта.

Кадрия Касыймуллина:
-Кызым кечкенә чакта бик еш чирләде. Балаларыбызның  сәламәт булып үсүе өчен һәрберебез  йөрәгебезне дә алып бирергә әзер бит. Һәр гаиләнең үзенең яраткан, хөрмәт иткән балалар табибы бардыр, минемчә. Балаң сәламәтлеге сагында торган табиб якын кешегә әйләнә. Безнең участок балалар табибыбыз Наилә Галимҗановна Әхмәтҗанова булды. Кешеләргә игътибарлы, ихтирамлы ул, аннан җылылык бөркелеп тора. Мин аңа бик рәхмәтле.   
Гөлшат Хрипунова:
-Миңа еш Иске Зәй табиб амбулаториясендә эшләүче фельдшерыбыз  Фатыйма Әгъләмовага мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ул  дәваланырга килүчеләрне заманча төзелгән яңа бинада кабул итә, күп төрле процедуралар үткәрә. Фатыйма Солтановна кешеләр белән дә уртак телне бик тиз таба. Кайчан гына килсәң дә, ул авыруларны ачык йөз белән каршы ала.
Алмаз Яхин:
- Мин моннан берничә ел элек авариягә эләгеп, сәламәтлегем нык  какшады. Миңа еш хастаханәләрдә ятарга туры килә. Озак еллар халыкка хезмәт күрсәтүче табиб, невролог  Татьяна Николаевна Семякинага, хирурглар Магомед Алиевич Мурзаговка, Борис Борисович Шабановка, Мансур Вагапович Нигъмәтуллинга һәм  анестезиолог-реаниматолог Денис Михайлович Самохинга мәрхәмәтле күңелләре, ягымлы сүзләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Аларга сәламәтлек, җиңел булмаган хезмәтләрендә уңышлар, сабырлык телим. Шулай ук тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыруларга ярдәмгә әзер булганнары өчен ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә, шәфкать туташларына рәхмәт әйтәсем килә.
Алсу Әюпова:
-Авырый башласак,  тизрәк авылыбыз шәфкать туташларына мөрәҗәгать итәбез. Кадер  фельдшеры Альмира Фәретдиновага, Әхмәт  фельдшеры Зөлфирә Шәмсетдиновага авыл халкы рәхмәтле. Алар үзләрен тәҗрибәле белгеч буларак танытып, ягымлы, һәркемгә йомшак мөгамәләдә булулары, сабыр холыклары белән авыл кешеләренең хөрмәтен яулады.
 Лилия Әхмәтҗанова-Меньшикова:
-Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү  икеләтә зур җаваплылык сорый. Югары Баграж авылы фельдшеры Людмила Васильевна Тугашевага рәхмәт  әйтәсем килә минем. Кайчан ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәк дә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер ул. Барлык медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм.
Надежда Хәбибуллина:
-Гомерен Зәй  хатын-кызларын сәламәтләндерүгә багышлаган табиб- гинеколог Ирина Николаевна Федорова хөрмәтләү, рәхмәт сүзләренә бик лаек. Гүзәл затларыбызга ана булу шатлыгын бүләк итүче бу табибка хөрмәтем зур. Бәйрәм уңаеннан аңа сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.
Людмила Чернова:
-Яшьлектә сайлаган шәфкать туташы һөнәренә, яраткан эшенә бер генә тапкыр да хыянәт итмәгән ул. Шушы дәвердә аның шифалы куллары аша күпме авырулар узды, күпме кешегә сихәтлек бирде. Сүзем һәрчак ярдәмгә әзер, мәрхәмәтле авылыбыз фельдшеры Галина Данилова турында.
Аннан күптән түгел әнием авырып, дәваханәдә ятып чыкты. Аны терелтүгә көч куйган Борис Борисович Шабановка, Мухтар Корбангалиевич Багамаевка,  реанимация бүлегендә эшләүче табибларга, шәфкать туташларына, Екатерина Фатыйховага зур рәхмәтне белдерәм. Әниебезне бик нык карадылар, мактау сүзе белән рәхмәттән башка сүз юк, сәламәт булсыннар, эшләрендә уңышлар телим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: