Зәй офыклары

Тормыш юлы соклануга лаек әни ул

Әниләр көне уңаеннан бер бик күркәм ханым, яраткан әни һәм әби турында язарга уйладым. Сүзем – Зәйдә яшәүче Елизавета Петровна Михайлова турында.

Елизавета Петровна Югары Баграж авылында туып үскән Керәшен Мәлеме килене. Ул һәрвакыт мине үзенең акыллы, тәртипле, әдәпле, нечкә күңелле, эшчән булуы белән сокландыра. Аның кулы белмәгән эш юк, аш-су остасы да, җырлап җибәрсә, дөньяңны онытып, йотлыгып тыңлыйсың, сөйләшә башласаң, эч серләреңне бушатып, рәхәтләнеп аралашасың. Әйе, Лиза апа – искиткеч чибәр, күркәм хатын-кыз, бик озак еллар “Алтынчәч” балалар бакчасында алыштыргысыз хезмәткәр. Елизавета Петровна, әни кеше буларак бигрәк тә сокландыра.

Алар тормыш иптәше Владимир Никонорович белән бик тәртипле, акыллы дүрт бала үстерделәр. Ике кызлары һәм ике уллары  инде үз гаиләләрен корып яшиләр. Барысы да эшләгән урыннарында хөрмәтлеләр, чөнки бик яхшы тәрбия һәм белем  алганнар. Николай, Юлия, Алена һәм Алексей – чын мәгънәсендә әти-әниләренә горурлык. Ә бит аларны үстереп, кеше итү җиңел булмагандыр.  Әллә ни зур булмаган шәһәр фатирында ничек итеп дүрт бала үстердегез, дип сораганга Лиза апа, елмаеп, җавап бирә.

  • Сыйдык. Балалар үзләре дә тәртипле, тырыш  булды. Безгә борчулар китермәде. Алар үскәндә шундый күңелле иде. Эшләгәч, аш та булды. Онны капчыклап алып куя идек, бакча үстердек, азык-төлек җитәрлек булды. Володя балалар дип яшәде, шуларны үстерәм дип эшләде, - ди Лиза апа.

Һәр балага игътибар ничек җитеп беткән дә, ничек кулдан ычкынып, начар юлдан китмәгән алар?! Юк. Моны кузаллавы да кыен, чөнки аларны Лиза апа тәрбияләгән бит. Ул бик йомшак сүзле, ипле, кешеләргә, шул исәптән, балаларына карата да ихтирамлы. Тавыш күтәрә белмәс, әмма әйтәсе сүзен нык, төпле итеп әйтер ул. Өйрәтмәс, әмма киңәшенә колак салмый калмыйсың аның. Андыйлар турында даими үз өстендә эшли диләр. Бу инде рухи үсеш турында сүз бара. Елизавета Петровна күп укый, шул исәптән дини китапларга өстенлек бирә. Шуңа күрә Алла ярдәмен белеп, тоеп яши ул.

Чыннан да, дядя Володя белән үрнәк пар булды алар. Күзгә-күз карашып, бер уйда, бер сүздә булып яшәделәр. Шуңадыр, Лиза апаның бертуганы вакытсыз китеп, аның ике баласы ятим калгач, Михайловлар ике дә уйламыйча, үзләренең ике балалары янына тагын ике баланы үзләренеке итеп, үстергәндер.

  • Ул авыр вакытта Володяның кырт итеп, балалар бездә кала, дигән сүзен оныта алмыйм. Минем сеңлемнең улы белән кызын үзенеке итеп, якын итеп, яратып үстерде. Алена белән Алеша да аны яраттылар. Иң беренче оныкларны да безгә Алена кызыбыз бүләк итте. Володя башта кызларыбызны, аннары көтеп алынган  оныгыбыз Богданны үстереште. Шулар өчен җан атып яшәде.

Дядя Володя - әйбәт күңелле, зур йөрәкле кеше иде, әмма ул якыннарын калдырып, берничә ел элек озак авырудан соң китеп барды. Лиза апа авыр югалтуны да бик зур сабырлык үрнәге күрсәтеп, акыллы кичерде. Гомер иткән яраткан ирен догадан ташламый, аның хәтерен балалары, оныклары күңелендә кадерле ядкаръ итеп саклый.

Тормыш дәвам итә. Елизавета Петровнаның балалары тагын да артты. Аның инде 7 оныгы бар. Аларның тәгәрәшеп үскәненә шатланып яши ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: