Зәй офыклары

«Тормыш юлын җыр белән»

Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре легендар хатын-кыз, композитор Александра Пахмутовага багышланган «Тормыш юлын җыр белән» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.

Быел Александра Пахмутова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Яраткан композиторның җырларын искә алырга барлык ял итүчеләр җыелды. Китапханәчеләр Александра Николаевнаның шәхси тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, презентация күрсәттеләр, аның музыкасына яраткан җырлар клиплары, шулай ук концертларда ясалган видеоязмалар күрсәттеләр. «Көйне тап» дигән музыкаль уен беркемне дә битараф калдырмады. Чара юбилярның "Бәхет кошы" җыры белән тәмамланды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: