Зәй офыклары

Тормыштан ямь табып яши

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне гадәттә һәрдаим булышуга мохтаҗ кешеләр дип уйларга күнеккәнбез. Алай түгел, алар һәрнәрсәне булдыра алмаса да, бик күп эшләргә оста. Аларда теләк, сабырлык һәм үз-үзеңә таләпчән булу бар. Яшим әле дип яшиләр, булдырам дип эшлиләр, кешеләрне, тормышны яраталар. Алар актив тормыш белән яши, җырлар язалар, бәйлиләр-тегәләр, рәсем ясыйлар, спортта да уңышлары булган, үз бизнесларын булдыручылар да бар.

“Дөньяны үзгәртергә алынганчы, башта үзеңне үзгәртергә кирәк,”- дигән бер акыл иясе. Бу чыннан да шулай. Күңел төшенкелегенә бирелмичә, язмышка рәнҗемичә яшәүче физик мөмкинлекләре чикле кешеләр Югары Пәнәче авыл җирлегендә дә бар. Аларга көчтән килгән кадәр ярдәм итеп, хәлләрен белешеп, аралашып яшибез.
Кеше күңеле һәрчак пыяла,
Авыр сүзләр әйтсәң, уала.
Тәмле телле, матур сүзләр генә,
Йөрәкләргә безнең мең дәва.
Чыннан да, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең төрле чагы була, күңел төшенкелегенә бирелгән вакытлары да еш буладыр. Арабызда яшәгән шушы кешеләргә игътибарлы булырга, ярдәм-үтенечләрен җавапсыз калдырмаска кирәк. Бу язмабызны  авылыбызның рәссамы, кызыксынучан, китаплар яратучы, гомумән, авылыбызны яратучы Зилә Рәис кызы Шараевага багышлыйсы килә. Зиләгә китаплар, әдәбият ярату әнисеннән-озак еллар авыл китапханәсендә эшләгән Гүзәлия ападан килгән дип уйлыйбыз. Китапханәдәге барлык балалар китабы белән нәни вакытыннан ук әнисе таныштырган.  Балалар дөньясы, балалар язучылары белән беррәттән ул хәзерге заман язучыларын да аеруча яратып укый. Китап дигән серле дөньядагы матур рәсемнәр аны рәсем ясарга этәрә. Әдәби  китаптагы геройлар - аның аерылмас дуслары. Күп кенә ясалачак рәсемнәрен,  кайчандыр  авылыбызда  булган тарихи вакыйгаларны Зилә төшендә күрә. Шул рәсемнәрне ясап, күңеленә ләззәт ала. 14 яшеннән беренче рәсемнәрен кәгазь битенә төшерә. Аның рәсемнәре  үзенә бер серле дөнья кебек. Зилә яшәгән йорт та әкият дөньясын хәтерләтә. Өй диварларын Зилә үз кулы белән ясаган авылыбызның матур күренеше бизи. Пәнәченең һәр йортының рәсемен  ясап чыккан ул. Үз рәсемнәре турында  Зилә  матур итеп, тәмле итеп сөйләргә ярата. Чөнки һәр рәсемнең үз тарихы бар. Киләчәккә матур хыяллар корып яши Зилә. Ул, авылыбыздагы  һәр кешенең портретын ясап, альбом чыгарырга хыяллана. Шулай ук Зилә китапханәнең актив укучысы, яңалык белән танышучысы, бәйрәм - кичәләргә яратып йөрүче авылдашыбыз.
Киләчәктә Зиләгә хыялларының чынга ашуын, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәвен  теләп калабыз.
Илһамия Гарифуллина,  Айгөл Шакирова, Югары Пәнәче мәдәният йорты хезмәткәрләре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: