Зәй офыклары

Тормыштан җыр белән

“Шатлык”халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә төрле язмышлы, бай тормыш тәҗрибәсенә ия кешеләр тернәкләндерү узалар.

Аларның һәркайсы турында аерым сөйләргә була. Шундыйларның берсе – Анна Максимовна Гыйльметдинова (Харитонова). Аның күзләре начар күрә. Беренче группа инвалид ул. Анна Максимовна  хәзер Чаллы шәһәрендә яши. Моңа кадәр 20 ел Зәйдә  яшәп киткән. Безнең шәһәр белән аны күп нәрсә бәйли.
Алабуга культура-агарту училещесын тәмамлаганнан соң, яшь белгеч эшкә Зәйгә юллама ала һәм ул Иске Зәй бистәсендәге район мәдәният йортында хор коллективы җитәкчесе булып эшли башлый. Биредә ул ике ансамбль оештыра. Аның берничә тавышка җырлаучы “Ромашка”  татар хатын-кызлар  вокаль ансабле чыгышларын өлкән яшьтәгеләр хәзер дә хәтерли.
Мәдәният өлкәсеннән китеп, автоагрегат заводында эшләгән чорда ул шулай ук “Родные напевы” һәм “Ләйсән” ансамбльләрен оештыра. Әлеге иҗат коллективлары күп мәртәбәләр төрле дәрәҗәдәге конкурсларда лауреат һәм дипломант исемнәрен яуладылар. “Родные напевы” ансамбле халык коллективы исеменә лаек булды. Бер үк вакытта Анна Максимовна “Октябрь” Мәдәният сараенда ветераннар хоры да оештырды һәм аның белән җитәкчелек итте.
-Әлеге иҗат коллективлары белән эшләгән чорларны сагынып искә алам. Минем белән эшләгән зәйлеләрнең барысына да рәхмәтлемен. Без сезнең белән бергәләп ансамбльләрнең репертуары өстендә эшләдек. Тамашачыга шатлык бүләк иттек, - ди Анна Максимовна. Анна Гыйльметдинова үзе дә яхшы җырлый. Алай гына да түгел, ул җырлар да иҗат итә. «Син сазыңны уйнадың» дип аталган республика конкурсында ул гран-при алуга ирешә. Мәдәнияттәге уңышлары өчен Анна Максимовна Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була. Хәзерге вакытта ул җырлар иҗат итә, төрле кичәләрдә катнаша, җырлар альбомы чыгару өстендә эшли. 1991 елдан 2018 елга кадәр  ул Чаллы шәһәренең сукырлар җәмгыяте каршында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны җитәкли.
Анна Гыйльметдинова “Шатлык”та ял итүчеләр алдында да чыгыш ясады. Аның тавышы искитмәле, тавыш диапазоны киң.
-Җыр -  минем мәңгелек юлдашым. Ул минем эшем дә, хоббием да, тулаем, тормышым. ”Шатлык” үзәгендә булу миңа Зәйдә узган яшьлегемә  әйләнеп кайту мөмкинлеге бирде, минем өчен кадерле булган кешеләр белән очраштырды, - ди ул.
Әлфия Ханнанова, “Шатлык” үзәге белгече.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: