Зәй офыклары

ТР Дәүләт автоинспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә

Синоптиклар фаразлавынча, 17 февральдә кар, томан, урыны белән буран, бозлавык булачак, җил көчәйгәндә секундына 22 метрга җитәчәк.

Әлеге  уңайдан дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда бик игътибарлы булырга чакыра. Машина йөртүчеләр катлаулы метеорологик шартларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч маневрлар ясамаска киңәш ителә.
Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә зур саклык таләп итә. Җәяүлеләр бары тик җәяүлеләр чыгу юлы буенча һәм светофорның рөхсәт ителгән сигналына гына йөрергә тиеш. Юлны аркылы чыгар  алдыннан туктарга,  транспорт чараларының булмавына  инанырга һәм шуннан соң гына машина юлы аша чыгарга кирәк
 Юл аркылы  бала белән чыккан очракта, һичшиксез, аның кулыннан тоту сорала.
 Яктылыкны кире кайтаручы элементлар  куллануга аерым игътибар бирергә һәм әлеге предметларны транспорт чараларын йөртүчеләрнең күрүен тәэмин итәргә кирәк. Шуны истә тотыгыз, яктылыкны кире кайтаручы элементлар җәяүлеләрнең гомерен саклап кала ала.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны һава шартларының үзгәрүен исәпкә алырга, бик сак булырга, юлга чыкканда җылы әйберләр, азык-төлек, җитәрлек ягулык запасы булдырырга чакыра.
 Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта ярдәм сорап дәүләт автоинспекциясенә 8(843)5333888 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: