Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү башланды

Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк, тавышыңны бер генә тапкыр бирергә була.

Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен һәм ишегалларын сайлап алу буенча сораштыру ачылган. Моннан тыш, татарстанлылар Казансу елгасының биш яр буе зонасын үстерү өстенлекләрен билгели алачак.

Тавыш бирүдә катнашу өчен кирәк:

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталына керегез. https://uslugi.tatarstan.ru/;

Порталның башлангыч битендә сораштыру үткәрү турында баннер табыгыз һәм аңа басыгыз;

Ачылган биттә тавыш бирергә  төймәсенә басыгыз;

Булган хисап язмасы аша авторизацияләнегез яки телефон номеры буенча тиз теркәлү узыгыз;

Зур булмаган анкета тутырганнан соң шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә рөхсәт бирегез;

Муниципаль районыңны сайлагыз, шуннан соң 2022 елда төзекләндерү өчен парк киңлекләрен күрсәтегез;

Беренче сораштыру тәмамланганнан соң, сез шулай ук ишегалларын төзекләндерү өчен тавыш бирүдә катнаша яки елга үсеше стратегиясен гамәлгә ашырганда өстенлекләрне билгели аласыз.

Тавыш бирү кысаларында халык шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ремонтланачак 200 ишегалдын да билгели алачак. Алар - Казансу янындагы бакчалар, «Манзара», Рус-Алман Швейцариясе, спорт паркы һәм Савин паркы. Казансу янында барлыгы 12 яр буе паркы төзү планлаштырыла.

Төзекләндерү объектлары өчен ТР Дәүләт хезмәтләре мобиль кушымтасы аша да тавыш бирергә мөмкин. Игътибар итегез, сораштыруда катнашыр алдыннан кушымтаны яңартырга кирәк булачак.

Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Үз тавышыңны бер генә тапкыр бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев