Зәй офыклары

ТР Икътисад министрлыгы кризиска каршы Zoom-форум үткәрә

Россия эшкуарлары көнендә Татарстан Икътисад министрлыгы бөтен ил бизнесменнары өчен масштаблы онлайн-форум уздырачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Бөтен илдән экспертлар, аналитиклар һәм бизнесменнар кризис шартларында эш турында фикер алышачаклар. 

"Бизнес-оттепель: яңа шартларда бизнесны ничек алып барырга? үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгу һәм үзара ярдәмлэшү максатларында эшкуарлар арасында тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән", - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Шул ук вакытта ведомствода, вакыйгада катнашучыларга тере аралашу мөмкинлегеннән тыш, берничә активлык төре: хакимият вәкилләре белән диалог, экспертларның докладлары, бизнес-квиз һ.б. булачак, дип өстәделәр.

«Эшкуарлар һәм дәүләт органнары вәкилләре тәҗрибә уртаклашачаклар һәм дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләячәкләр. Чара дәвамында чатта агымдагы шартларда бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү буенча экспертлар һәм белгечләр консультацияләре узачак", - дип хәбәр иттеләр форумны оештыручылар.

Форумның Онлайн-мәйданчыгы 26 майда 15 сәгатьтә Zoom платформасында эшли башлаячак. Параллель рәвештә трансляция «Эшкуарлык фабрикасы»проектының YouTube-каналында барачак. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: