Зәй офыклары

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дин тотучыларны үз гражданлык позициясен белдерергә чакырды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның 88-нче номерлы мәктәбендә урнашкан сайлау участогында булды, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде һәм мөселманнарны Бөтенроссия тавыш бирүеннән читтә калмаска чакырды.

"Конституция-ул җәмгыять һәм дәүләт арасында килешү. Аны исәпкә алып, киләсе елларга үзара мөнәсәбәтләр корылачак: безгә ничек яшәргә,тормыш корырга.  Бу килешүдә без гаилә кыйммәтләрен һәм балаларыбызга кагылышлы башка мәсьәләләрне билгелибез. Шуңа күрә минем фикеремчә, килү һәм үз позицияңне белдерү мөһим", - дип билгеләп үтте Камил хәзрәт тавыш биргәннән соң.
Сайлау пунктына кергәндә ТР Диния нәзарәте рәисенә температураны үлчәделәр, шәхси саклану чаралары һәм ручка бирделәр. Аннан соң ул бюллетень алып, тавыш бирү өчен кабинага юнәлде.
"Безнең бурыч – дин тотучыларның тавышы ишетелсен өчен килү. Без бары тик үз позициябезне генә белдерәбез», – дип йомгак ясады Сәмигуллин.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча Бөтенроссия плебисциты 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: