Зәй офыклары

Рәфис Борһанов Тукай районында полиция күнегүләрендә балаларның зыян күрүен кире какты

Узган ял көннәрендә массакүләм мәгълүмат чараларында Тукай районының Новотроицк мәктәбендә укучылар катнашында өйрәнүләр үткәрелүе турында мәгълүмат пәйда булды.

Ачыкланганча,  шәхси состав белән тактик-строй дәресләре  Тукай районы эчке эшләр  бүлеге җитәкчелеге инициативасы белән үткәрелгән.
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы Тукай районында укучылар катнашында Эчке эшләр министрлыгы өйрәнүләреннән соң нәтиҗәләр ясады. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
“Минемчә, без барыбыз да бу ситуацияне бертөрле бәялибез. Балигъ булмаганнар катнашында мәктәп территориясендә булган өйрәнүләр  нормаль хәл түгел. Безнең яктан барлык тиешле нәтиҗәләр ясалды", - диде министр.
Рафис Борһанов Тукай районы  мәгариф бүлеге башлыгының бу хәлдән соң эштән китүен искәртте. Бу чараның калган катнашучылары буенча да тикшерүләр үткәрелә. Моннан тыш, министр балалар имгәнгән дигән имеш-мимешләрне кире какты. Кичә кич белән медиклар белән сөйләшүләр булды, бу уңайдан аларга бернинди дә мөрәҗәгатьләр  булмаган,  дип ачыклык кертте ул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: