Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

ТР Яшьләр министрлыгы каршындагы ата-аналар комитеты составына гариза бирү башланды

15 майга кадәр Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы каршындагы ата-аналар комитеты составына гариза бирү кампаниясе дәвам итә.

14 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәм билгеле бер өлкәдә эксперт булып торучы һәр инициативалы әтиләр һәм әниләр ата-аналар комитеты составына керә ала.

Моның өчен гугл-форма тутырырга кирәк: https://forms.gle/2RXZ6A7hVbUvcbgdA  

Ата-аналар комитетының максаты -Татарстан Республикасында яшүсмерләр белән хезмәттәшлек итү эшен алып бару белән бәйле тикшеренү, фәнни, проект, мәгълүмат һәм башка төр эшчәнлекләрдә эксперт ярдәме күрсәтү.

Ел саен үткәрелә торган планлы очрашуларда яшүсмерләргә кагылышлы актуаль темалар күтәреләчәк, шулай ук тиешле мәсьәләләрне хәл итү турында фикер алышачаклар. Елга 2-3 утырыш үткәрү күздә тотыла.

Ата-аналар комитеты составына рәис, рәис урынбасары, җаваплы сәркатип һәм эксперт-әгъзалар керәчәк.

2021 елга министрлык үзе өчен төп өстенлек юнәлеш итеп  яшүсмерләр төркемен  билгеләде. MinMolteens концепциясе эшләнгән, анда министрлыкның яшүсмерләр белән эшләү принциплары һәм теләсә кайсы проектка, белгечкә һәм инфраструктурага үтәли таләпләр җентекләп тасвирланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев