Зәй офыклары

ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы тавыш бирү көннәрендә санитар куркынычсызлык чаралары турында сөйләде

Барлык сайлау участоклары да 25 августка кадәр кирәкле чаралар белән тәэмин ителәчәк.

Татарстанның барлык участок сайлау комиссияләре 19 августтан 25 августка кадәр  коронавирустан  саклану  өчен барлык кирәкле чаралар белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
"25 августка кадәр барлык  сайлау участоклары да химик чаралар белән тулысынча комплектланачак ", - дип билгеләп үтте спикер.
"Үзәк сайлау комиссиясе һәм участок сайлау комиссияләре  әгъзалары да  иминиятләштереләчәк. Без 22 мең кешегә укулар уздырабыз», – дип өстәде Кондратьев.
Сайлаулар вакытында участоклар  даими контрольдә булачак, термометрия үткәреләчәк. Сайлаучылар өчен  дезинфекция эретмәләр, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, перчаткалар һәм истәлек өчен ручкалар каралган. 1,5-2 метрлы социаль дистанциянең участоклардагы  үтәлешен махсус күзәтеп торачаклар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 11-13 сентябрьдә берьюлы дүрт сайлау кампаниясе узачак. Республика халкына ТР Президентын, җирле хакимият органнары депутатларын, шулай ук Түбән Кама округы буенча Россия Дәүләт Думасы һәм Алабуга округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайларга туры киләчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: