Зәй офыклары

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе – Зәйдә (фотолар)

Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин булды. ТР грек-рим көрәше федерациясе президенты буларак, Әгъзам Саматович шәһәр-районда спортның әлеге төренең торышы белән дә кызыксынды: "Сәламәтлек мәктәбе"ндә ул көрәшнең төрле төрләре буенча эшчәнлек алып баручы тренерлар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф...

Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин булды. ТР грек-рим көрәше федерациясе президенты буларак, Әгъзам Саматович шәһәр-районда спортның әлеге төренең торышы белән дә кызыксынды: "Сәламәтлек мәктәбе"ндә ул көрәшнең төрле төрләре буенча эшчәнлек алып баручы тренерлар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов та катнашты. Очрашуда сүз грек-рим көрәшен үстерү, аерым алганда, тренерларга шартлар тудыру, аларның осталыгын күтәрү, хезмәткә түләү, көрәш секцияләренә балалар һәм яшьләрне күбрәк тарту һ.б. турында барды. Шунысын да әйтик, районда көрәшнең бу төре популяр дип әйтеп булмый. Бездә бу юнәлештә балалар белән өч тренер шөгыльләнә, секцияләргә йөзгә якын бала йөри.

-Спортның башка төрләре белән чагыштырганда, республикада тәрбияләнеп, көрәш буенча Дөнья чемпионатларында җиңү яулаган спортчыларыбыз юк. Безнең бурыч - балалар һәм яшьләрне күпләп спорт белән шөгыльләнүгә тартып, алар арасыннан чемпионнар тәрбияләү, - диде ул.

"Сәламәтлек мәктәбе"ндә Әгъзам Гобәйдуллин ирекле көрәш белән шөгыльләнүче яшьләрнең күрсәтмә чыгышларын карады.

Сәфәренең икенче өлешен Әгъзам Саматович алда торган сайлауларга багышлады. Хакимияттә ул территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары белән очрашты, ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауга әзерлек эшләре белән танышты, сайлаулар буенча оештырылган уку-киңәшмәдә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: