Зәй офыклары

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе тавыш бирү участокларның эш режимын аңлатты

Илнең төп законына төзәтмәләр буенча тавыш бирү участоклары 25 июньнән 30 июньгә кадәр көн саен 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

"25 июньнән 30 июньгә кадәр республика халкы йорт яны территорияләрендә дә, турыдан-туры тавыш бирү бүлмәләрендә дә тавыш бирә алачак. Ачык һавада участоклар – 8дән 13 сәгатькә кадәр, ә тавыш бирү өчен бүлмәләр-14тән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк", - дип аңлатты ул.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, ял көннәрендә, 27 һәм 28 июньдә, участокларның 8дән 14 сәгатькә кадәр эшләячәген искәртте. «Тавыш бирү өчен участокларның эш графигы яшәү урыны буенча гражданнарга җиткереләчәк һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылачак", - дип өстәде Кондратьев.

Тавыш бирүнең төп көнендә, 1 июльдә, Татарстан халкы РФ Конституциясенә төзәтмәләр турында 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак сайлау участокларында үз фикерләрен белдерә ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: