Зәй офыклары

ТР Үзәк сайлау комиссиясе төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә 11 шикаятьне тикшерде

Тикшерү барышында барлык хәбәрләрдән бары тик бер генә хокук бозу очрагы расланган.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүләре башланганнан бирле Татарстанда хокук бозулар турында 11 хәбәр тикшерелде. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы матбугат-конференциясендә хәбәр итте.
«Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү  буенча гомумроссия тавыш бирүе башланганнан бирле без хокук бозулар турында 11 хәбәрне күзәттек. Бездә мондый хәвефле сигналны тикшерү механизмы җайга салынган", - диде Кондратьев.
Тикшерү барышында 11 хәбәрдән бары тик берсендә генә сайлау участогында эшләүче күзәтүче тарафыннан теркәлгән хокук бозу очрагы гына расланган. Ачыкланган җитешсезлекләрне сайлау комиссиясе әгъзалары оператив рәвештә бетергәннәр.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сүзләренә караганда, тикшерү барышында килүче хәвефле сигналларның күпчелеге ялган хәбәрләр булып чыга.
Һәр очракта без һәр мөрәҗәгатьне һәм шикаятьне күзәтеп барабыз һәм аларны тикшерәбез, - ди спикер.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: