Яңалыклар

Тракторчы Зәйтүнә

Бер гасырга якын гомерендә Күпме күргән җирдә михнәтне. Җырларыннан тапты микән әллә Җаннарына шифа-сихәтне... Җырлар җырлап, сынмый-сыгылмыйча, Гомер иткән авыр елларда. Кулларында трактор һәм комбайннар Гөрләп торган басу-кырларда. Җиңә алмаган ачлык-ялангачлык, Кайгыларга башын имәгән. Салкын җилләр чыныктырган гына, Ут-ялкында хәтта көймәгән. Әлдермәштән Әлмәндәр карт сыман, Әҗәлгә дә башын имәгән. Алырга дип килгәч, тирги-тирги Таяк белән куып җибәргән. Мөмкин булса, кабат тормыш юлын Әзер әби җырлап үтәргә. Яшь буынга яшәү көче биреп, Үрнәк булып җирдә күпләргә.

Зәйтүнә әби Нуриева 1923 елның 5 августында Югары Шепкә авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Хәер, ул заманнарда аз балалы гаилә булды микән... Колхозлашу чорында әтисе, динемне югалтасым юк әле дип, колхозга керми. Бай булмаса да, кулакка чыгарудан куркып,  5 баласын ияртеп, бәхет эзләп читкә чыгып китә. Ул вакытта икенче баласы Зәйтүнә 2нче сыйныфны  бетергән була. Зәйтүнә бизгәк тотып (лихорадка) авырый башлый. Бер ел буена сузыла бу авыру! Әтисе дә Оренбург якларында шул  бизгәк авыруыннан үлеп китә. Әтисе үлгәч, авылга кайталар.
Кайтуларына калдырып киткән өйләре дә калмаган, ут чыгып янган була. Амбарга кайтып кереп, шунда яши башлыйлар. Әнисе фермага эшкә керә. Колхоз ярдәме белән йорт җиткереп керәләр. Сугыш алды елларында Зәйтүнә колхозда эшли. Кичке уеннарда аның кебек оста җырчы, биюче булмаган, хәтта үзлегеннән җыр, такмаклар чыгара торган булган. Авылның Зәки исемле гармунчы егете аңа юкка гына гашыйк булмагандыр.
Сугыш башланып, ир-егетләрне фронтка ала башлагач, тракторчылар, аннан комбайнерлар курсын бетереп, гармунчы егет Зәки белән икесе бер тракторда, комбайнда эшли башлыйлар. Кичләрен Шепкә су буйларында гармун тавышы яңгырый. Аңа кушылып Зәйтүнә җыр суза:
Акрын гына җил селкетә
Шепкә  су камышларын,
Әллә кайлардан таныймын
Гармуның тавышларын...
1943 елда гармунчы егет Зәкине фронтка озата ул. Трактор Зәйтүнәнең берүзенә кала... 1945 елда яраланып, кулы гарипләнеп, Зәки кайтып төшә. Бер-берсенә гашыйк яр тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы 6 балалары туа, 40 елга якын биана, биата белән гомер итә Зәйтүнә. Балаларның кайгысын да бик күп күрә. Бер кызы 7 яшьтә суга батып үлә. Әле дә кызын су буеннан ике кулына күтәреп кайтканын ачынып сөйли ана.
Берсе – 18, икенчесе 24 яшьтә ике улы фаҗигале төстә вакытсыз дөнья куялар. Капчыгын да күтәрә, урман да чыгара, утынын да кисә Зәйтүнә әби. Колхозда эшләп лаеклы ялга чыга ул. Техника серен төшенеп алган Зәйтүнә балаларын еш кына “матаең” чых-пых килә, свечәсенә май бәргән, чистарт, тавышы юк – искрасын тикшер, машинаңның аккумуляторы утырган, зарядкага куй, тавышы каты чыга, глушителең тишелгән дип, өйрәтеп тора. 1995 елда ире Зәки вафат була.  Зәйтүнә әби төпчек кызы белән кияве тәрбиясендә кышын Түбән Камада, җәен Югары Шепкә авылында яши, озакламый 95 яшен тутырачак. Күңелләрен һич төшерми, күршесе, 87 яшьлек Миңнурый апа белән кичләрен чәйләр эчеп, яшь чакларын искә алып, җырлашып утыралар. Саулык, сәламәтлек, бәхетле картлык сиңа, тракторчы Зәйтүнә!

Мирзанур Шәймурзин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Тракторчы Зәйтүнә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар