Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Транспорт чаралары тәрәзәләрен караңгылатуда таләпләр үтәлсен

Зәйдә юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре транспорт чаралары тәрәзәләрен закон бозып караңгылатуны тикшерү буенча махсус рейд үткәрде.

Транспорт чаралары тәрәзәләрен теләсә ничек караңгылатучыларны ачыклау максатыннан оештырылган тикшерүләр барышында юл хәрәкәте инспекторлары ике закон бозучыга беркетмә төзегәннәр. Алар административ җаваплылыкка тартылачак.
- Регламент буенча транспорт чараларының алгы тәрәзәләре кимендә 75 процент дәрәҗәсендә яктылык үткәрергә тиеш. Ә алдагы ян-як тәрәзәләрнең яктылык үткәрүе 70 проценттан да ким булмау шарт. Әгә рдә бу таләпләр үтәлмәсә, Административ хокук бозулар кодексы буенча 500 сум штраф каралган. Әлеге җаваплылык юллардагы иминлекне тәэмин итү максатыннан каралган, - дип аңлатма бирә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.
Татарстан буенча алганда, ел башыннан республикада 11 мең машина йөртүчегә закон бозып тәрәзәләр караңгылаткан өчен штрафлар салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев