Зәй офыклары

Тәравих намазларына мөселманнар күп йөри

Көтеп алынган изге Рамазан ае дәвам итә.

Ураза аеның уртасына да якынлашып киләбез.  Әлеге изге айга  соңгы елларда Зәйгә Төркиядән Коръән хафизлар килә иде, быел алар безгә килмәде. Имам-мөхтәсип, “Ялчыгол” мәчете имамы Фатыйх хәзрәт Нуруллин әйтүенчә,  “Ялчыгол” Иске Зәй  бистәсе һәм Мирный бистәсе “Тынычлык” мәчетендә  мүкабәлә - Коръән-хәтем кылына, тәравих намазлары башкарыла. Һәр көнне биредә өйлә намазы алдыннан бер җүз Коръән укыла. “Ялчыгол” мәчетендә  Коръән Кәримне Фатыйх хәзрәт Нуруллин, Иске Зәйдә Сәлим хәзрәт, “Тынычлык” мәчетендә  Али хәзрәт укый. Хатын-кызлар һәм ханымнар өчен “Ялчыгол” мәчетендә  Хафиза ханым, Иске Зәй мәчетендә Тәнзилә ханым укый. Шунысы игътибарга лаек,  Ураза аенда барлык мәчетләрдә дә тәравих намазлары укыла. Тәравих намазларына агымдагы елда күпләп хатын-кызлар, ир-атлар йөри. “Ялчыгол” мәчетендә ир-атлар өч рәт булып иңгә иң торып тәравих башкаралар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: