Зәй офыклары

Түрдән уз, Туган як елы!

Бүген Зәй муниципаль районында Туган як елына старт бирелде.

Күптәнге традиция буенча районыбызда һәр ел нәрсәгә булса да багышлана. 2021 ел Туган як елы дип игълан ителде. Ул Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы белән аваздаш.
Туган як елын ачу тантанасы “Энергетик” Мәдәният сараенда бер төркем күренекле якташларыбыз - драматург, язучы, тарихчы Рабит Батулла, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты  Наил Дунаев, педагогика фәннәре докторы Рафис Шәймәрданов, опера җырчысы, татар дәүләт филармониясе солисты Владимир Васильев, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, Татарстанның атказанган  артисты Марат Галимов һәм эстрада җырчысы Светлана Минеева (Ясмин) катнашында халыклар дуслыгына дан җырлау бәйрәме буларак узды. Чарада шәһәр-район иҗат коллективлары, аерым башкаручылар  җыр-бию аша районыбызда яшәүче татарлар, руслар, чувашлар һәм башка милләт вәкилләренең бер гаилә булып, дус-тату яшәвен күрсәтте.
Тантана алдынан район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев һәм кайткан  кунаклар аерым   милләтләрнең  куллану әйберләре һәм  милли ризыклар  күргәзмәсе белән таныштылар.
-Туган телләр, туган як – беркайчан да әһәмиятен югалтмый торган кыйммәтләр, һәрбер кешегә үзенең туган җире, туган ягы якын. Безнең бурыч - туган телләрне тагын да үстерү, туган як тарихын өйрәнү мәсьәләләренә яңача якын килү, моның өчен кулдан килгәннәрнең барысын да эшләү. Туган ягыбызны яратыйк, аның гүзәл табигатен саклыйк.Үсеп килүче яшь буынга Зәебез тарихын, аның күренекле шәхесләре турында даими аңлатып торыйк. Туган як елында шәһәребез, районыбыз үсеше өчен һәркем лаеклы өлеш кертер дип ышанам, - диде район башлыгы Разиф Кәримов чыгышында.
Хөрмәт йөзеннән ул күренекле якташларыбызга район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шунысын да әйтик, Туган як елын ачу шәһәрдә узган чара белән генә чикләнелмәде, ул Түбән Биш авылы мәдәният йортында якташлар очрашуы буларак дәвам итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: