Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Төркия Президенты улы Билал Эрдоган Казанда Глобаль яшьләр саммитында катнашачак

Төркия Президентының улы, шулай ук Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган Казан Глобаль яшьләр саммиты кунакларының берсе булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

«Безнең өчен рәсми затлар белән беррәттән Россия белән башка илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда турыдан-туры катнашучы кешеләрнең килүе дә мөһим. Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган үзенең катнашуын раслады", - дип билгеләп үтте спикер.

Казан Глобаль яшьләр саммиты 27-30 августта узачак. Аңа ислам дәүләте хезмәттәшлеге илләреннән яшьләр эшләре буенча министрлар һәм яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өчен җаваплы башка кешеләр киләчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев