Зәй офыклары

Тәртипле җәяүле бул!

15-24 октябрьдә Зәй районында җәяүлеләрне бәрдерүне кисәтү максатыннан «Җәяүле» оператив-кисәтү чарасы уза.

«Юл читләре яки юл чите буйлап хәрәкәт иткәндә, тәүлекнең караңгы вакытында яки күренмәү шартларында җәяүлеләргә яктылык кайтаручы элементларга ия булырга һәм әлеге предметларны транспорт чаралары белән тәэмин итәргә киңәш ителә, ә торак пунктлардан читтә булганда  җәяүлеләрдә мондый билгеләр мәҗбүри рәвештә булырга тиеш», — дип искәртте Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.​

«Җәяүле» - ЮХИДИ кисәтү чарасы, аның төп максаты - җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм имгәнүләр булдырмау, җәяүлеләр арасында кисәтү  эшенең нәтиҗәлелеген арттыру.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең аерым игътибары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга - юлны билгеләнмәгән урында яки светофорның тыелган сигналына чыгучыларга, җәяүлеләргә юл бирмәүче шоферларга юнәлтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: