Зәй офыклары

Цифрлаштыру министрлыгы татарстанлыларның "Covid-19" кайнар линиясенә иң еш сорауларын атады

Иң популяр мөрәҗәгатьләр анализ нәтиҗәләре һәм коронавируска тест ясарга мөмкин булган урыннар турында сораулар булды.

Татарстанлылар ешрак Covid-19 кайнар линиясенә анализ нәтиҗәләрен белү өчен  шалтыраталар. Бу турыда  Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтәнең цифрлы үсеше министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.

Халык ешрак коронавируска анализларның әзерлеге һәм кайда тапшырырга мөмкин булуы, коронавирус тапкан кеше белән элемтәгә кергән очракта  нишләргә икәнлеген  сорый", — дип сөйләде Яковлев.

Кеше биргән анализ уңай булса, нишләргә, дип тә еш сорыйлар.

Сорауларны операторларга да, робот Лилиягә дә бирергә мөмкин. Мәсәлән, робот коронавирус белән зарарлану куркынычын ничек киметергә, аның төп симптомнары нинди, кафе һәм рестораннар эшлиме, республикадан читкә чыгу яки керү буенча чикләүләр бармы, шулай ук авыруларның туганнары стационарга ашау-эчү һәм нинди әйберләр алып килә алулары турында сөйләячәк.

Якын арада Лилия җавап бирә ала торган сораулар исемлеге 163кә кадәр артырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: