Зәй офыклары

Цифрлы телевидение өчен компенсация кемнәргә биреләчәк?

Татарстан көзен тулысынча цифрлы телевидениегә күчәчәк. Аналог телевидение республикада 14 октябрьдән эшләүдән туктаячак.

Цифрлы телевидениене тоташтыруга антенна яки приставка алуга халыкның социаль якланмаган категориясенә  компенсация бүлеп биреләчәк.  Республика Хөкүмәте 1 мең сум күләмендә компенсация бүлеп бирүне раслады. Ул бер мәртәбә генә биреләчәк.
ТР Министрлар Кабинеты 13 июльдә кабул иткән карар буенча компенсация 1 мең сумга кадәр бәядәге приставкалар һәм 1 мең сумга кадәр антенналар сатып алу өчен  билгеләнде.
Шулай ук түләүнең тәртибе расланды.  Компенсация республика бюджетыннан бүленә. Социаль ярдәм исемлегенә җан башына айлык уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук җан башына айлык уртача керемнәре 20 мең сумнан кимрәк булган ялгыз яшәүче 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар һәм ялгыз гомер итүче инвалидлар кертелде.
Компенсация алу өчен матди ярдәм үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Документларны 2019 елның 1 декабренә кадәр тапшырырга кирәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: