Зәй офыклары

Цифрлы телевидениегә күченгәч, «Татарстан–Яңа гасыр» тапшыруларын ничек карарбыз?

Әлеге сорауга «Татарстан–Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең техник тәэмин итү хезмәте инженеры Айрат Гайнетдинов җавап бирде.

– Быелның 3 июнендә аналог телевизион тапшырулары бетә. Ләкин борчылырга урын юк. «Татарстан–Яңа гасыр» телевидениесе 3 июньнән соң да үзенең тапшыруларын аналогта дәвам итәчәк. Приставка цифрлы телевидение каналларын карау өчен кирәк була барыбер дә. Цифрлы телевидение каналлары рәтеннән «ТНВ»ны эзләмәгез, ул цифрлы каналлар исемлегендә юк. Казан гына приставкасыз цифрлы каналларны карый ала, Казанны цифрлы телевизион тапшырулар белән Югары Осландагы телебашня тәэмин итә. Татарстан буенча «ТНВ» үзенең тапшыруларын гадәттәге рәвештә антенна аша аналогта тапшыра.
Димәк, федераль телеканаллар тапшыруларын караганда приставкадан файдаланырга, ә Татарстан тапшыруларын караганда, приставка ялгагычын ычкындырып, телевизорга антеннаны тоташтырырга туры киләчәк. Мөмкинлеге булган кешеләр ике телевизорларының берсен цифрлы каналларга приставкалы – «Мәскәү телевизоры», ә аналогка «Казан телевизоры» билгеләп-көйләп куя ала.
(“Шәһри Казан”)

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: