Зәй офыклары

Туган телебезнең киләчәге – үзебезнең кулда

Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен мең еллар буенча саклап килүче байлык ул - тел. Телсез – халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. Шуңа күрә телгә мәхәббәт ул- бер үк вакытта туган халкың, туган илеңә дә мәхәббәт дигән сүз. Туган телебез - татар телен ничек сакларга? Бу сорау үзен татар дип санаган һәр кешене борчыйдыр бүген. Без газета укучыларыбыз арасында шул сорауга җавап эзләдек.

Дилияр Борһанов, 6нчы мәктәпнең X сыйныф укучысы:
-Туган тел һәр кеше өчен кадерле һәм газиз була. Ә безнең өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки минем телем татар телендә ачылган. Мин кечкенәдән бу телдә иркен сөйләшәм. Әнием миңа туган телемдә бишек көйләре көйләгән, татар әкиятләрен сөйләгән. Хәзер, зур үсеп җиткәч тә,  мин татар халкының  бөек шәхесләре, театр дөньясы, сәнгате турында күбрәк белергә тырышам. Мәктәп тормышындагы туган телемә кагылышлы чараларда актив катнашам. Татар әдәбияты буенча республика олимпиадасында дүрт ел катнашып, призер булдым.  Минем күп кенә дусларым татар балалары. Рус мәктәбендә укуыбызга карамастан, без алар белән татарча аралашабыз. Мин үземне бик бәхетле кеше дип хис итәм, чөнки барлык туганнарым белән туган телемдә сөйләшә алам.
Венера Алексеева, “Тылсымлы әкият” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе:
-Туган телдә сөйләшергә өйрәтү гаиләдә башлана һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәвам итә. Мәктәпкәчә учреждениеләр, мәгариф системасының беренче баскычы буларак, нәниләрне туган телгә өйрәтүдә башлангыч роль уйный. Бүгенге көндә балаларда туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү – иң мөһим бурычларыбызның берсе. Бакчабызның һәр төркемендә оештырылган милли почмак-лар, дидактик материаллар, күргәзмәләр эштә киң кулланыла. Без сабыйлар белән татарча җыр-биюләр, шигырьләр өйрәнәбез, әкиятләр сәхнәләштерәбез. Туган телдә сөйләшү балаларга да, аларның әти-әниләренә дә бик ошый. Безнең бакчада Миләүшә Миннеголова татар, рус, чуваш,  әзербайҗан милләтеннән булган балалар тәрбияләнә. Без әлеге балаларның да телләрен хөрмәт итәбез.  
Галия Йосыпова:
-Минем өч оныгым үсеп килә. Билгеле, алар шәһәр балалары булгач, русча сөйләшергә ярата. Әмма мин, әби кеше буларак, оныкларымның  туган телебездә сөйләшүләрен телим. Шуңа күрә алар минем белән булганда татарча сөйләшергә тырыша.   Онык-ларым миңа русча мөрәҗәгать итсә, ишетмәмешкә салышам. Бөтен телләрне дә безгә Ходай Тәгалә әманәт итеп биргән. Телне сакларга кирәклеге турында Пәйгамбәребез хәдисләрендә дә әйтелгән. Шулай булгач, телне саклау һәр кешенең бурычы дип саныйм.
Альбина Гомәрова, татар теле укытучысы:
-Мәктәптә татар теле дәресләре саны кимүдән татар теленең  сыйфатына зыян килергә тиеш түгел. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә дәрестән тыш чараларның әһәмияте дә бик зур. Шуңа күрә укучыларны кызыксындыра алырдай чаралар оештыру мөһим. Балаларыбызны милли җанлы итеп тәрбияләүдә без ниндидер аерым ысуллар кулланмыйбыз. Иң беренче чиратта ата-ана үзе татар булуыннан читенсенмәскә тиеш. Замана баласы телевизор, интернет белән бик дус. Әлеге чыганаклар да татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен зур ярдәмче булып тора бүген. Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп, китапханә, матбугат чарасы һәм башкалар бердәм булып туган телебезне саклауга үз өлешен кертергә тырышканда гына нәтиҗәсе дә үзебез теләгәнчә булыр дип уйлыйм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: