Зәй офыклары

Туган телгә мәхәббәт кечкенәдән

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” рубрикасында – «Каенкай» бакчасы туган тел тәрбиячесе Айгөл Айдар кызы Миңнехуҗина.

Халык милләт буламыни,
Булмаса тәрбиясе.
Тәрбиягә җан өрүче
Синдер ул - тәрбияче.

Балалар бакчасында очраклы кеше тоткарланмый. Тәрбияче булу - ул зур сабырлык, берьюлы егерләп сабыйны кайгырту, наз һәм игътибар белән тоту, дигән сүз.

Айгөл Айдаровна - яшь белгеч булуга карамастан, профессиональ компетентлы, мөстәкыйль, инициативалы, коллективта хөрмәтле, командада эшли белүче педагог. Бәйрәм, күңел ачу чараларында теләп катнаша, уйный белү сәләте белән аерылып тора.  Үз шөгыльләрендә ул балаларда туган  телгә хөрмәт тәрбияли, телләр өйрәтүнең балага шәхес буларак үсәргә ярдәм итүен аңлап эшли. Тәрбияче һөнәри белемнәрен педагогик эшчәнлегендә оста куллана. Айгөл Айдаровна инде беренче ел балаларны инглиз теленә өйрәтү буенча өстәмә белем бирү түгәрәге алып бара, бу бүгенге көндә бик кирәкле һәм актуаль юнәлеш. Аның җитәкчелегендә балалар конкурсларда катнашып, призер һәм җиңүчеләр булалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: