Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Туган як тарихын өйрәнү музеенда "Без террорга каршы" чарасы узды

Чарада балалар белән берничә төшенчә, штаттан тыш ситуацияләрдә һәм социаль челтәрләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре каралды.

21 майда Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда 1нче мәктәп укучылары катнашында "Без террорга каршы" дип аталган информацион сәгать узды.

- Россия һәм бөтен дөньяда  терроризмга каршы төрле формадагы чаралар оештырыла. Бүген - Индиядә терроризмга каршы көрәш көне,  30  ел элек 21 майда теракт нәтиҗәсендә Индиянең җиденче премьер-министры  үтерелде. Ун көн элек Казанның 175 нче  гимназиясе фаҗигасеннән дөнья тетрәнде, - дип сөйләде туган як тарихын өйрәнү музее өлкән хезмәткәре Светлана Долгова.

 Чарада балалар белән берничә төшенчәне, штаттан тыш ситуацияләрдә һәм социаль челтәрләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре  каралды. Гадәттән тыш хәлләр була калган очракта үзеңне ничек тоту, бинада нинди куркынычсыз урыннар барлыгы, мәктәптә барлык запас чыгу урыннарын беләләрме – шул турыда тагын бер кабат сөйләштеләр.  Чара ахырында малай-кызларга ун ел элек Бесланда булган куркыныч фаҗигагә багышланган  «Ирләр кайчан елый» фильмы күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев