Яңалыклар

Туган якта тукталыш

Кичә Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда якташыбыз, күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың 80 яшьлеге уңаеннан “Туган якта тукталыш” дип аталган юбилей кичәсе узды.

Анда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, район башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Җылы алкышлар астында сәхнәгә күтәрелгән Рабит Батуллага  Илнар Хафизов район башлыгы Разиф Кәримов һәм зәйлеләр исеменнән  котлау сүзләрен җиткерде. Казан шәһәреннән килгән кунакларыбыз Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов, юмор-сатира остасы Алмаз Хәмзин чыгышларында язучыны юбилее белән котладылар һәм аның киң кырлы иҗаты белән таныштырдылар. Алмаз Хәмзиннең юбилярга багышланган мәзәк чыгышы көчле алкышларга күмелде. Кичәдә   Рабит Батулланың публицистик әсәрләреннән Аксар халык театры һәм Югары Мәлем мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан өзекләр күрсәтелде, район-шәһәр,  мәдәният сарае үзешчәннәре чыгышы исә  кичәгә  ямь, аерым мәгънә  өстәде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Туган якта тукталыш
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар