Зәй офыклары

Туризмга багышланган чара

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда «Туризм - безнең бөтен тормышыбыз» дип исемләнгән интерактив күңел ачу уены үткәрелде.

Анда 1 нче мәктәпнең IV сыйныф укучылары катнашты. Чара барышында балалар туризм турында, поход вакытында туристларның кызыклы уеннар, ярышлар, конкурслар оештыруларын белделәр.Үзләренә дә конкурсларда катнашырга тәкъдим ителде. Балалар, ике командага бүленеп, «Туристик сүзләр», «Экипировка», «Рюкзак җый», «Һава торышы», «Сүз яса», «Интеллектуаль викторина» кебек биремнәрне зур кызыксыну белән үтәргә алындылар. Соңыннан ике команданың да яхшы гына уңышка ирешүе турында игълан ителде һәм аларга медальләр тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: