Зәй офыклары

“Турникетсыз атна” Бөтенроссия акциясе

"Турникетларсыз атна» һәр елны апрель аеның һәм октябрьнең 3нче атнасында үткәрелә.

Быел ул 15-21 апрельдә уза. Программа 2015 елдан Россия машина төзүчеләре берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Акция Россиянең әйдәп баручы предприятиеләре эшчәнлеге турында һөнәри юнәлеш бирүче мәгълүмат бирүгә һәм сәнәгать җитештерүендә кирәкле инженер һөнәрләрен һәм белгечлекләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы булып тора.
 Проектның төп идеясе мәктәп укучылары, студентлар һәм аларның ата-аналары белән үз төбәкләрендә урнашкан предприятиеләр эше белән турыдан-туры танышудан гыйбарәт. Һөнәри юнәлеш бирү эшенең мондый формасының үзенчәлеге булып мәгълүматны максималь дәрәҗәдә ала алу һәм алдынгы хезмәткәрләр һәм предприятиеләр белгечләре белән аралашу мөмкинлеге тора.
Быелгы язгы акциядә катнашу өчен республиканаң 30дан артык предприятиесе теләк белдергән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: