Яңалыклар

Турнирга Ринат Фәрдиевнең туганнары быел да күмәк, бердәм килгәннәр

Алар - үзләренә кадерле кешеләренең исемен мәңгеләштерүдә үрнәк.

Зәйдә көрәш турнирын ачу тантанасына район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, Ринат Фәрдиевнең туганнары (Илдус һәм Айзат Муллагалиевлар, Илдар Шәрипов, Зөлфия Шәрипова, Айгиз һәм Артур Фәрдиевлар, Булат һәм Айрат Ильясовлар), дуслары, аның белән бергә иңгә-иң торып эшләгән җитәкчеләр, спорт ветераннары, көрәш сөючеләр җыелды. Үзәктә гадәттәгечә, тамашачылар,  җанатарлар да шактый иде. Спорт залында алма төшәр урын булмады. Турнир Ринат Фәрдиевнең туганнарының матди ярдәме белән үткәрелеп, ул  районда һәм республикада татар көрәшенең үсешенә лаеклы өлеш кертә. Фәрдиевләрдә туганҗанлылык көчле, алар - үзләренә кадерле кешеләренең исемен мәңгеләштерүдә үрнәк. Турнирга аларның шулай күмәк һәм бердәм килүләре, көрәшчеләргә җан атулары бил алышны дәрәҗәләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Турнирга Ринат Фәрдиевнең туганнары быел да күмәк, бердәм килгәннәр
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар