Зәй офыклары

“Туым жондозы” талантлар барлый!

Татарстанда сигезенче тапкыр "Туым жондозы" дигән керәшен җыр конкурс-фестивале уздырыла. Яшь башкаручылар арасында оештырыла торган проект җыр сәнгатебезгә яңа исемнәр ачырга да булыша. "Туым жондозы"ның финал туры 17 гыйнвар көнне "Ак Барс" яшьләр үзәгендә үтәчәк. Биредә керәшенннәрнең иң матур әсәрләрен ишетергә мөмкин булачак. Үзенчәлекле фестивальнең тарихы бай. Шуңададырмы, ул халыкта...

Татарстанда сигезенче тапкыр "Туым жондозы" дигән керәшен җыр конкурс-фестивале уздырыла. Яшь башкаручылар арасында оештырыла торган проект җыр сәнгатебезгә яңа исемнәр ачырга да булыша.

"Туым жондозы"ның финал туры 17 гыйнвар көнне "Ак Барс" яшьләр үзәгендә үтәчәк. Биредә керәшенннәрнең иң матур әсәрләрен ишетергә мөмкин булачак.

Үзенчәлекле фестивальнең тарихы бай. Шуңададырмы, ул халыкта зур кызыксыну уята. Һәр ел саен проект яңа үрләр яулый. Төрле елларда конкурсантлар булганнар "Бәрмәнчек" фольклор дәүләт ансамблендә эшли, Татарстанның төрле музыкаль уку йортларында белемнәрен чарлый. Алар шулай ук республикабызның башка данлыклы коллективларында чыгыш ясыйлар, халыкара фестивальләрдә катнашалар.

Әлеге музыкаль проектның максаты - керәшеннәр иҗатын саклау, пропагандалау һәм үзенчәлекле ансамбль, керәшен әсәрләрен башкаручыларны ачыклау.

Исегезгә төшереп узабыз, 2015 елда сайлап алу турлары Татарстанның Алабуга, Кайбыч, Зәй, Чистай районнарында, Казанда булып узды. Республиканың егермедән артык шәһәр һәм районнарыннан солистлар һәм ансамбльләр конкурста катнашты. Фестивальнең географиясе быел тагы да киңәйгән. Финалга сайлап алу турына Чиләбе, Башкортстан, Мари Иленнән дә килүчеләр булачак, ди чараны оештыручылар.

17 гыйнвар көнне Казанда конкурс-фестивальнең җиңүчеләре ачыкланачак. Конкурс җиде номинациядә: "Этник вокал", "Халык вокалы", "Фольклор-эстрада вокалы", "Фольклор ансамбль", "Вокаль ансамбль", "Вокаль-инструменталь ансамбль" һәм "Инструменталь ансамбль" уза. Таләпчән жюри комиссиясен танылган фольклорчы, сәнгать белгече Геннадий Макаров җитәкли. Проектны Татарстан керәшеннәр оешмасы, "Туганайлар" газетасы һәм башкалар оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: