Зәй офыклары

Туйлар видеорежимда үтәме?

8 июльдә гаилә, мәхәбәт, тугрылык көнен, үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү белән билгеләп үтү матур гадәткә керде. Быел исә аны гаиләләрне күпләп тантанага дәшеп билгеләү мөмкин түгел. Шулай да без Инесса Раббаниеваның яңа гына гаилә коручы парлар турындагы язмасын тәкъдим итәбез.

Каршымда бәхетле яшь парларның фотосурәтләре. Бу минем архивым. 2018-2020 еллар, кызганычка каршы, хәзерге вакытта туй тантаналарын зурлап билгеләп үтү мөмкин түгел - рөхсәт юк. Шуңа күрә күпләр никах теркәү датасын күчерделәр. Ә мин менә нәрсә турында уйландым: дөньяда беренче тапкыр туйларны кайчан ясаганнар соң?
Адәм белән Һаваны беренче кияү белән кәләш дип санарга мөмкинме? Беренче, тарихи-расланган туйларны кайда бәйрәм иткәннәр соң?
Беренче туй Мисырда узган, дип фаразларга була. Борынгы заманнарда   археологлар фаразлаганча, Мисырда кәләш фата кигән инде. Туй күлмәкләре дә булган, ә кияүне бәйрәмчә киендергәннәр, дип яза po4erk.ru. Бай мисырлыларга күп тапкыр өйләнергә рөхсәт ителгән, хәерчеләр туйны арзан һәм гади уздырган.
2020 ел шулай ук тарихка кереп калачак. Кайбер гашыйк парлар пандемия аркасында истәлекле гаилә бәйрәмен кичектерми һәм видеорежимда туйлар оештыра.
Яңа форматта туйлар инде Хабаровск, Уфа, Екатеринбургта узды. Бездә андый туйлар узамы, кызык?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: