Яңалыклар

Тәвәккәл, курку белмәс, дигән даны бар...

Оперативчы хатын-кыз... 90нчы елларда да милиция органнарында сирәк очрый торган сүзтезмә бу. Милиция подполковнигы Людмила Тибилова - җинаятьчеләрне һәм хәбәрсез югалганнарны эзләү буенча Татарстанда күп еллар беренче урыннарны яулаган оператив хезмәткәрләрнең берсе.

Бүгенге көндә лаеклы ялдагы әлеге  ханымның Эчке эшләр министрлыгы структурасындагы карьерасы 1976 елда Зәй шәһәре айныткычында хисапчы буларак башлана. Ул үзенең тормыш иптәшен дә  район эчке эшләр бүлегендә очрата. Леван Тибилов  ул чорда бүлекнең патруль-пост хезмәтендә эшли.  Шулай итеп, милиция гаиләсе барлыкка килә. Аларның икесе дә карьера баскычыннан уңышлы гына күтәреләләр: Леван  Ушандович майор һәм өлкән тикшерүчегә кадәр хезмәт итсә,  Людмила Николаевна үзен башта  балигъ булмаганнар эшләре инспекторы буларак таныта, ә 1992 елда җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә оперуполномоченный булып эшли башлый һәм шактый еллар бу өлкәдә чын профессионал буларак хезмәт куя.
-Хезмәтемне яратып башкардым.Эш өчен көчемне дә, вакытымны да кызганмадым. Тәүлекләр буе йокламаган чакларым күп булды, - дип искә ала ул эшләгән чорларын.
Эшкә баш-аягы белән чумуга да карамастан, Людмила Николаевна ике кыз үстерә. Аларның икесе дә әти-әнисе юлыннан китә: берсе - Түбән Кама эчке эшләр бүлегендә өлкән тикшерүче, ә икенчесе Зәй эчке эшләр бүлегенең кизү тору бүлекчәсендә хезмәт куя.  Полиция ветераны бүгенге көндә дә бүлек эшчәнлеге белән кызыксынып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Тәвәккәл, курку белмәс, дигән даны бар...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар