Зәй офыклары

Тыелган вакытта хәмер саткан өчен штраф шактый зур

Алкоголь эчемлекләр белән сату һәрчак күзәтү астында. Алар белән кичке сәгать 10нан иртәнге 10га кадәр сату катгый төстә тыелу турында барыбызга да мәгълүм.

Әмма гамәлгә кертелгән кануннарга да карамастан,  аларны бозучылар очрап тора.

ТР Дүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина хәбәр иткәнчә, узган атнада гына да шәһәр кибетләрендә әлеге орган белгечләре тарафыннан ике закон бозу очрагы ачыкланган. Алар буенча административ беркетмә төзелгән.

Исегезгә төшерәбез, әлеге гамәл өчен  административ хокук бозулар кодексында  40 000 сумга кадәр штрафка тарту каралган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: